Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәсимә Дәүләтшинаны юбилее белән Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы котлый!

01 ноября 2019, 12:40

587

0

0

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар терлекче булып эшләүче Нәсимә Мосавир кызы Дәүләтшинаны 55 яшьлек күркәм юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Нәсимә Мосавировна! Сезнең хезмәт һәм тормыш юлыгыз күпләргә үрнәк булырлык – гомерегез буе авылыбызның, хуҗалыгыбызның үсеше өчен намуслы хезмәт куясыз. Хезмәтегез мактауга лаек, олы рәхмәтебезне җиткерәбез Сезгә. Өегездә дә менә дигән хуҗабикә, гаиләгез нурлы, матур, балаларыгыз ашкынып, сагынып кайтырлык җылы мохитле. Тормыш иптәшегезнең сабыр холыклы, киң күңелле гомер юлдашы, балаларыгыз өчен җанын бирергә әзер торучы, кайгыртучан әни Сез. Гаилә учагыгыз озак еллар якыннарыгызны да җылытып, үзенең якты нурын сибеп торсын, Ходай аның бөтенлеген сакласын. Хуҗалыгыбызда исә тагын күп еллар матур итеп эшләргә насыйп булсын. 
Алга таба да тигез канатыгыз каерылмасын, якыннарыгызның шатлык-куанычларына күмелеп, сәламәт булып яшәргә язсын.

Саулык-бәрәкәтлек телибез Сезгә,
Кабул булса иде теләгебез.
Теләгебезне Ходай кабул итсә,
Шушы булыр иң зур бүләгебез. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев