Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәсимә Дәүләтшинаны 55 яшьлек юбилее белән сеңелләре котлый!

01 ноября 2019, 12:20

917

0

0

Иске Абдул авылында яшәүче кадерле апабыз Нәсимә Мосавир кызы Дәүләтшина 2 ноябрьдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерлебезне күркәм бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. 
Апабыз! Син безнең киңәшчебез дә, авыр вакытларда ярдәм кулы сузучыбыз да, таянычыбыз да, терәгебез дә. Син безнең өчен җирдәге йолдыз кебек: йөзең һәрчак нурлы, ягымлы, мөлаем. Тырыш, сабыр, мәрхәмәтле ана, гаилә учагын җылытучы кояш та син. Кайчан килсәк, йөзең ачык, күңелең киң синең. Безнең өчен кайгырып, безгә ярдәм итеп яшәвең өчен сиңа олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, җизнәбезгә терәк булып, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз, киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Елларга баш бирмичә, имин яшәргә, бергә-бергә тату гомер кичерергә язсын безгә.

Матур итеп яшисең син җирдә,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә
Амин диеп торсын фәрештә.
Тәмле сүз ул – җан азыгы, 
Яратабыз сине, апабыз. 
Юлларыңа ак чәчәкләр
Сибәр идек синең хакка без.

Иң изге теләкләр белән сеңелләрең Нәзирә, Дания, Ильмира һәм аларның гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев