Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәсиха Хөснетдинованы 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

02 сентября 2020, 10:05

498

0

0

Югары Байлар авылында яшәүче кадерле әнкәебез Нәсиха Сәмигулла кызы Хөснетдинованың бүген, 2 сентябрьдә, 65 яшьлек юбилее! Аны әлеге күркәм бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләрне юллыйбыз.

Бүген барыбыз өчен якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнкәйдән дә рәхимле, мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, күкрәк сөте белән иман иңдерүче Әнкәй! Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, балам дип, чын күңелдән борчылучы әнкәебез. 
Син булмасаң без без оясыз кош, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, озын гомер, тән сихәте насыйп булсын, күңелеңдәге җан җылыңның нуры сүнмичә, без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. 

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән кызың Әнисә, киявең Илдар, оныгың Алия. Безнең теләкләргә кодагыең Гөлсимә дә, әти дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев