Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәкыя Гыймазетдинованы 75 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

29 июля 2020, 11:10

618

0

0

Нәкыя Гыймазетдинованы 75 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

Таулык авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Нәкыя Гаяз кызы Гыймазетдинованы 75 яшьлек юбилее белән ихлас йөрәктән тәбрик итәбез, иң изге теләкләрне юллыйбыз.

Әниебез 1963 елда Таулык авылына килен булып төшкән. Гомерләр аккан судай үтә икән. Бүген инде ул өч баласының, килен-кияү-ләренең кадерле әнисе, җиде оныгының, алты оныкчыгының яратып туялмас дәү әнисе. Без, аның балалары, оныклары әниебезне туган көне белән ихлас котлыйбыз, аның яшәү дәртенә сокланабыз, олы җанлы, кешелекле, уңган булуы белән горурланабыз.
Әниебез күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Кечкенәдән авыл тормышының мең төрле мәшәкатен үз җилкәсендә татып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлаган. Төп-төгәл 40 елга сузылган хезмәт юлының авырлыкларын әни үзе генә белгәндер. Ачык йөзле, туры сүзле әниебезнең намуслы хезмәтен авылдашлары да, җитәкчеләр дә олы бәяли.
Тырыш, эшчән гаиләдә әти белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Әти мәрхүм инде. Әни аны һәрвакыт күңел җылысы белән искә ала. Бу йортта ул, кыз, килен, кияү дигән аерма юк. Әни өчен без барыбыз да балалар, серләребез, уй-фикерләребез һәрчак уртак. Инде үзебез дәү әни, дәү әтиләр булсак та, һаман безне кайгырта, безнең өчен яши. Тынгы белмәс эшчән куллары әле дә тик тормый: җәй буе бакчасында матур-матур чәчәкләр, җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә. Кыш җитсә безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли, чигә, тегә. Тормышны яратып, вакытның минутын да әрәм итмичә яши ул. Оныкларны, оныкчыкларны ата-баба йолаларын хөрмәт итәргә, әдәпле-инсафлы булырга, гел яхшылыкка, сабырлыкка өйрәтә.
Әниебезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, барысы өчен дә ихлас рәхмәтебезне әйтәбез.

Барлык балалары, килен-кияүләре, оныклары, оныкчыклары исеменнән килене Энҗе Гыймазетдинова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев