Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әнисә Гыйләҗеваны 60 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы котлый!

09 октября 2020, 10:00

666

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак урта мәктәбе коллективы башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Әнисә Разин кызы Гыйләҗеваны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә.

Хөрмәтле Әнисә Разиновна! Сез бик күп балаларның күңеленә тәрбия һәм белем орлыклары чәчкән, аларның уңышларына куанган зирәк, сабыр, итагатьле ханым. Гадел һәм намуслы хезмәт юлы үттегез, бүген дә балалар язмышы өчен борчылып яшисез.
 60 яшь ул – гомерләрнең алтын урталыгы, көзгә таба авышкан иң тансык, иң куанычлы мәле генә. Алда алтын көзләре, аклыкка күмелгән кышлары да булсын. Алар исә, үз чиратында, бәхет-шатлык, олы куанычлар белән килсен, тормыштан тәм табып, балалар бәхетенә куанып яшәргә язсын. 

Сәламәтлек ташламасын Сезне,
Гаиләгездә булсын бөтенлек.
Без телибез Сезгә чын күңелдән
Рух ныклыгы, бәхет, иминлек.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X