Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәҗибә Сәхипгәрәеваны 75 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

13 декабря 2019, 12:10

688

0

0

Малтабар авылында туып-үскән, бүген Калмия авылында яшәүче әниебез, әбиебез Нәҗибә Гыйләҗ кызы Сәхипгәрәеваны 75 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. 
Җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшәүче кадерледән-кадерле кешебез син безнең! Безне үстердең, кеше иттең, олы тормыш юлына бастырдың. Син бүген дә безнең таянычыбыз, яшәү көчебез, барыбызны да тигез күреп, бер учка җыеп тотасың, яшәү көче бирәсең, дөньябызга нур өстисең. Тормыш юлың сынаулы-сикәлтәле булуга карамастан, сынмадың, сыгылмадың, сабырлык белән яшәргә өйрәндең һәм балаларыңны да шушы көнгәчә җил-давылдан, авыр сүзләрдән киң җилкәң белән саклап-яклап яшисең. Мең рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Киләчәктә дә безне сөендереп, сәламәтлектә, бергә-бергә яшәсәк иде. Без балаларыңның, оныкларыңның игелегенә куанып, иминлектә, җан тынычлыгы белән гомер кичерсәң иде, кадерлебез! Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез, олылыйбыз. 

Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс йөрәгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, туганнарың исеменнән, яратып, улың Айрат, киленең Айзирә, оныкларың Язилә, Зәлинә, Ясминә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X