Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәгыймулла Әшрәфуллинны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

28 февраля 2020, 11:40

425

0

0

Нәгыймулла Әшрәфуллинны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Бордыбаш авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Нәгыймулла Фәйзулла улы Әшрәфуллинны олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз. 
Газизебез безнең! Син безнең өчен гомеребез буена ныклы терәк. Биш балаңны игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең, яшисең. Әниебез белән үрнәк гаилә булып 60 елга якын гомер итәсез. Ышанычлы тормыш юлдашы, улларың һәм кызларың өчен сөйгән әтиебез син, оныкларың һәм оныкчыкларың өчен яраткан бабалары. Аларны сабырлыкка, гаделлеккә, кешелекле булырга, туган җирен яратырга өйрәтәсең. Син безгә бик тә якын, бик тә рәхимле, олы җанлы зат.
Сиңа бәхетле озын гомер, саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. 

Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Әти, гомереңдә һәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт һәм имин яшәвең.

Сине яратып, тормыш иптәшең Нәсимә, кызларың, улларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев