Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәгыйм Салиховны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

06 сентября 2019, 11:20

499

0

0

Күзкәй авылында яшәүче кадерле кешебез Нәгыйм Нәҗип улы Салиховны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Син безне кыю, көчле, ышанычлы канатың астында җил-яңгыр тидерми, барыбызны саклап, яклап, кадерләп яшисең. Никадәр күркәм сыйфатны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр. Шуңа өстәп, якыннарын өзелеп яратучы искиткеч кеше син. Юмартлыгың, уңганлыгың, тырышлыгың һәрвакыт безгә үрнәк. 
Безне – өч балаңны – әни белән бергәләп кадерләп үстердегез, укыттыгыз, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Хәзер инде үзебез гаиләле. Оныкларым дип өзелеп торасың. Алар да сезне сагынып кайталар, бик яраталар. Таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз булганың өчен зур рәхмәт сиңа. Син булганда тормышыбыз имин, өебез ямьле безнең. 
Киләчәктә дә сиңа тән сихәте, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Әни белән бергәләп, бер-берегезне саклап һәм яклап, тигез гомер итегез. Юбилеең котлы, мөбарәк булсын, әти!

Әтиле йорт – иң бәхетле нигез,
Шаулап ачыла аның капкасы.
Ихатасы нурлы, табыны мул,
Бәхет белән балкый як-ягы.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гөлфирә, балаларың Наил-Гөлнар, Наилә-Ринат, Гөлназ-Илмир, оныкларың Нурзат, Ренат, Мәликә, Рәсим, Шамил. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев