Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Назилә Фәнүр кызы Авзалованың күркәм юбилее!

26 августа 2022, 11:35

989

0

0

Назилә Фәнүр кызы Авзалованың күркәм юбилее!

Тормышыбызга нур булып кергән, күп еллар буе безгә яшәргә көч бирүче киленебез Назилә Фәнүр кызы Авзалованың күркәм юбилее. Сиңа, Балакаем, ниләр теләсәк тә аз булыр. Газиз улыбыз фаҗигале һәлак булгач, безне ташлап китмәдең –оныгыбыз Данияр да яныбызда булды. Без дә, үзең әйбәт булгач, сине кызыбыздай үз күреп яшәдек. Мең рәхмәт сиңа. Яшь, чибәр идең, улыбызны югалту хәсрәте сүрелә төшкәч, сине балаң белән куенына сыендырырдай егетне очраттың. Үз кызыбы кебек, аңа кияүгә чыгарга рөхсәт сорадың. Фатихабызны биреп, сине туйлап Илшатка биргәндә күңелебез тыныч булды. Үз киявебездәй кабул иттек, аралашып яшәдек. Бик матур яшәп киттегез,йорт җиткердегез, уртак кызыгыз туды. Синең өчен, оныгыбыз Данияр өчен сөенеп туя алмадык. Яшен суккандай кайгылы хәбәр килгәч,улыбызны югалткан көн кабат кайткандай булды – ике бала кочклап тол калдын. Әниең Ләйсәния, туганнарын, без бу авыр көннәрдә янәшәңдә булдык. 
Инде кызың да буй җиткереп килә, үзең укытучы буларак, матур тәрбия бирәсен. Ләйлә дә әби-бабай дип өзелеп тора безгә. Данияр да укып, белгечлек алды. Юбилееңа син шуный сынаулар үтеп, авыр кичерешләр узып килдең. Аллаһы Тәгалә күркүм сабырлыклар биргәнгәдер, күз яшеңне күрсәтмәден, мәрхәмәтле син, безнең яралы күңелләрне аңлый белдең, ташламадың. Шөкер, хәзер дә аралашып яшибез.
  Назилә! Туган көнең котлы мөбарәк булсын, сыңар канат белән үстергән балаларыңның игелеген күреп,уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын. Безгә биргән күңел җылыңны балаларын үзеңә бише белән кайтарсын.

Зур хөрмәт белән Хатыйп Һәм Кәүсәрия Хафизовлар, Күзкәй авылы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X