Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Наил Заһертдиновны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

11 октября 2019, 13:15

763

0

0

Наил Заһертдиновны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Суровка авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Наил Заһертдин улы Заһертдиновны гомеренең күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Әтиебез, гомер юлың үрнәк итеп алырлык. Ярты гасырга якын бер оешмада өлкән диспетчер булып эшләдең, намуслы хезмәтең белән коллективыңда ихтирам яуладың. Син без балаларың өчен дә гомер буена ныклы терәк. Безне игътибарың белән урап, күңелең яктылыгын биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшисең. Безнең сөйгән әтиебез син, оныкларыңның яраткан бабалары. Күңелең җыр-моңга бай, сыздырып гармунда, баянда уйныйсың, бәйрәмнәрнең үзәгендә кайныйсың, мәҗлесләрнең күрке син. Иҗатың белән район халкын гына түгел, шәһәрдә, республикада, күпләгән иҗат конкурслары, фестивальләрендә катнашып, хәтта чит регионнарда яшәүчеләрне дә сокландырдың.
Әниебез белән бергәләп, балаларыгызның уңышларына куанып, әле күп еллар исән-имин булып, безне сөендереп, сәламәтлек белән яшәвеңне телибез. Һәр көнең шатлыкта үтсен, йортыбыздан җылылык һәм бәрәкәт бөркелсен, безне – балаларыңны, оныкларыңны сөендереп, каршы алып һәм озатып калырга язсын үзеңә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Разыя, кызың Чулпан, улың Илнар, киленең Ирина, оныкларың Алия, Адилә, Алина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев