Якты юл
  • Рус Тат
  • Наилә Минһаҗеваны 50 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

    --, 14 октябрь 2020 - 10:00
    220
    0
    0

    Иске Абдул авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез Наилә Нәкыйп кызы Минһаҗеваны 50 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Октябрь ае безнең гаилә өчен юбилейларга, гомумән, бик бай. 24ендә улыбыз Данирга 30 яшь, 31ендә кызыбыз Лилиягә 25 яшь тула. Без, әти-әнисе, бүген Йошкар-Олада армиядә хезмәт итүче улыбыз Раил аларны да әлеге матур бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз.

    Газиз әниебез, тормыш юлдашым! Син – безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да. Син туган йортыбызның җылысын кадерләп саклаучы. Һәрберебезне якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың. Безнең өчен җан атып гомер итәсең, һәрчак кайгыртып торасың. Уңганлыгың, тырышлыгың безгә һәрьяклап үрнәк. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа. 
    Матур, тату гаиләдә, ныклы нигездә өч бала үстек. Улыбыз, кызыбыз, туганнарыбыз! Кадерлеләребез! Күркәм юбилейларыгыз котлы булсын! Тормышыгызны иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә матур бер гаилә, бер-беребезгә терәк булып, бер-беребезнең шәфкатен, мәрхәмәтен, күңел яктылыгын, җан җылысын, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәерле, тыныч тормышта гомер итик. Барыбызга да тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, әтиегез Дамир, улың, туганыгыз Раил. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: