Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Наил Хөсәеновны 65 яшьлек юбилее белән «Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәт коллективы котлый!

13 февраля 2019, 11:00

734

0

0

«Гигант» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәт коллективы хуҗалыкта озак еллар машина йөртүче булып эшләүче Наил Рәфкать улы Хөсәеновны 65 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Наил Рәфкатович! Хуҗалыгыбызда эшләү дәверендә Сез үзегезне зур профессионал осталыкка ия, техниканы биш бармагы кебек белүче, хезмәтегезне намус белән башкаручы кеше буларак күрсәттегез. Тимердәй ныклы холкыгыз, әйткән сүзегездә торуыгыз, һәр эшне төгәл һәм җиренә җиткереп башкара белүегез Сезне авылдашлар һәм хезмәттәшләрегез алдында да көчле, максатчан зат итеп күрсәтә. Гадилек, эчкерсезлек сезнең даими күңел халәтегез.
Янәшәгездә һәрчак хәерле юллар теләр, хәер-дога биреп озатып калыр кешеләрегез булсын. Арып-талып юлдан, эштән кайткач, һәр көн елмаеп каршы алсыннар үзегезне. Хезмәттән тәм табып, аны гомерлек юлдаш итеп яшәвегез бездә соклану уята. Сезгә киләчәктә дә күтәренке күңел, рух ныклыгы, гаилә бәхете, озын гомерләр телибез, аяк-кулларыгыз сызламасын. Саулык – иң зур байлык. Фанилыкта шушы байлык һәрчак озата барсын үзегезне.

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын Сезгә гомергә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X