Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Наил Камаловны 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

11 ноября 2020, 09:20

654

0

1

Наил Камаловны 70 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Октябрь Бүләк авылында яшәүче кадерле әтиебез Наил Әхмәтбиҗан улы Камаловны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Әниебез белән бергәләп безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәгәнсең. Кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балалар, оныклар игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Сиңа аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. 

Газизләрдән-газиз әтиебез, 
Зур бәйрәмең белән котлыйбыз. 
Кайнар сөю, изге теләкләрне
Чын йөрәктән сиңа юллыйбыз. 
Тырыш хезмәт, матур гамәл белән 
Үткәрәсең гомер юлыңны, 
Шәхси үрнәгеңдә тәрбияләп 
Үстердең син кыз һәм улыңны. 
Үткән елларыңны бизәп тора
Холкың тулы гүзәл сыйфатың.
Ходай бирсен тигез, озын гомер, 
Өеп бирсен җан-тән сихәтен!

Сине яратып хатының, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев