Якты юл
  • Рус Тат
  • Наилә Баһавиеваны 90 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

    --, 30 ноябрь 2020 - 10:00
    108
    0
    0

    Биклән авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Наилә Шәймәрдан кызы Баһавиеваның 30 ноябрьдә олугъ юбилее – 90 яшь тулган көне. Газизебезне күркәм бәйрәме белән котлап, күңел түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

    Кадерле әниебез, бердәнберебез! Без балаларың синең барлыгыңа куанабыз. Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, яклаучыбыз. Әти белән сез безне эш сөючән, тәртипле итеп үстердегез. Без мең рәхмәтле. 
    Тормыш юлың җиңел генә үтмәгән. Сынмыйча, сыгылмыйча, авырлыкларны җиңеп чыктың. Синең белән горурланабыз, синнән үрнәк алып яшибез. Син һәрчак ягымлы, тәмле сүзле, якты йөзле, киң күңелле, өебезнең нуры. 
    Әниебез! Сиңа киләчәктә дә имин көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Алга таба да безне сөендереп, терәгебез булып озак гомер итәргә насыйп булсын. 

    Барысы да сабый чактагыча, 
    Мәмрәп пешкән бәлеш табында. 
    Юкә баллап тәмле чәй эчәбез, 
    Иркәләнеп әнкәй янында.

    Иң изге теләкләр белән улың Айрат, киленең, кызың Раушания, оныкларың, оныкчыгың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: