Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мусабай Завод урта мәктәбе коллективы Рәйсә Мөбарәкшинаны 60 яшьлеге белән котлый!

21 сентября 2018, 09:50

734

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Мусабай Завод урта мәктәбе коллективы мәктәптә пешекче булып эшләүче Рәйсә Зәкәрия кызы Мөбарәкшинаны 60 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Рәйсә Зәкәриевна! Сез безнең мәктәбебездә озак еллар буена эшләүче оста куллы пешекчебез. Балаларыбызны һәр көн саен телне йотарлык ашларыгыз белән генә түгел, ачык йөзегез, тәмле телегез белән дә сөендерәсез. Эшегезне яратып, ихлас күңелегезне биреп башкарасыз. Шул холык-сыйфатларыгыз гомерегез буе озата барсын үзегезне. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт Сезгә!
Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калуыгызны телибез. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы булсын.
Киләчәгегездә бәхеттә-шатлыкта, сау-сәламәт булып, барына шөкер итеп яшәргә насыйп итсен. Тормыш тәмен белеп яшәргә, яшь күңелле булып калырга язсын. Килер көннәрегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Җиргә килгәч бәхет бөтен булсын,
Бөтен булсын гомер йомгагы.
Юбилейлар саны күбәйсә дә,
Сизелмәсен еллар узганы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X