Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мусабай Завод урта мәктәбе коллективы Нурсинә Фарухшинаны юбилее белән котлый!

13 июля 2018, 09:15

597

0

1

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Мусабай Завод урта мәктәбе коллективы инглиз теле укытучысы Нурсинә Җәмил кызы Фарухшинаны 55 яшьлек юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Нурсинә Җәмилевна! Сез – коллективыбызның хөрмәтле кешесе. Гомерегез буе балаларга белем бирәсез, бүген укучыларны инглиз теленә өйрәтәсез. Алар белән уртак тел табып, булсын дип эшлисез. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!
Сезгә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Табигатьнең иң матур мизгелендә тугангадыр, сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган укытучы хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкарасыз. Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, сәламәтлек, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. 

Сезнең гомер ямьле җәйгә охшаш:
Күңел җылысын бүләк итәсез.
Бары бәхет, сөенечләр генә
Алып килсен һәрбер иртәгез. 
Үлчәнмәгән сездә рухи ныклык,
Ташып тора җанда егәрлек.
Бирсен Аллаһ сезгә ныклы саулык
Гомер тауларына менәрлек. 

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев