Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мусабай Завод авылыннан Сирена Рево кызын 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

05 ноября 2018, 09:00

709

0

0

Мусабай Завод авылында яшәүче газиз кешебез Сирена Рево кызы 5 ноябрьдә 50 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән чын йөрәгебездән тәбрик итәбез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Кадерлебез! Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешебез, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлыңда син ышанычлы тормыш иптәше дә, кайгыртучан әни дә, ярдәмчел, киң күңелле туган да була беләсең. Аның өстәвенә, сабыр, итагатьле ханым, уңган хуҗабикә дә. Авылда, хезмәт коллективыңда да хөрмәтең зурдан. Син бәхетне хезмәттә тапкан, карусыз, тырыш затларның берсе. Алга таба да кешеләр арасында абруйлы, терәкле булып яшәргә язсын. Дан-мактауга лаеклы хезмәт юлың дәвамлы, хөрмәтле булсын.
Газизебез! Киләчәктә дә гаиләбезнең, без балаларыңның, туганнарыңның, якыннарыңның кадер-хөрмәтен, чиксез яратуларын тоеп яшәргә язсын сиңа. Һәр туар таң исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тигезлек, зур уңышлар, бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Тормышны яратып, тәм табып, яшисең килеп яшә.

Котлы булсын юбилеең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына 
Табып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.

Сине яратып тормыш иптәшең Файсал, кызларың Инзилә, Илсинә, әниең Илгизә. Бу теләкләргә Мортазиннар гаиләсе, барлык туганнар кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев