Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мусабай Завод авылыннан Гәүһәр Нигъмәтуллинаны туган көне белән гаиләсе котлый!

02 ноября 2018, 12:00

680

0

0

Мусабай Завод авылыннан Гәүһәр Нигъмәтуллинаны туган көне белән гаиләсе котлый!

Норлат районы Яңа Әлмәт авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мусабай Завод авылында гомер итүче газизләрдән-газиз кешебез Гәүһәр Мәҗидулла кызы Нигъмәтуллина 92 яшен тутырды.
Кадерлебез безнең! Йортыбызның нуры, өмет кояшыбыз! Сине бу дөньяда үз гаиләң, туганнарың гына түгел, ә барча авыл халкы, балалар хөрмәт итә, ярата. Ачык йөзле, уңган хуҗабикә булуың өстенә, син әле балаларыңа сөекле әни һәм яраткан әбекәй дә. Гомер юлыңда төрле авыр минутлар булгандыр, тик син аның берсен дә безгә сиздермәдең, беркайчан да зарлану-уфтануны белмәдең. Һәрвакыттагыча төпле киңәшче, зирәк сердәшче булып кала бирдең. Синең ягымлы карашың – назлы җилләргә, сөйкемле йөзең җылы җәйләргә охшаган. Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет. Күпне күргән җыерчыклы йөзләреңдә, авыр эштән алҗыган беләкләреңдә бүген дә ярдәмчел, арымас җепселләр өзелмәгән. Янәшәбездә син булганга күңелләр шат. Һаман да безнең хакны хаклап, кече күңеллегең белән җаннарны эретеп яши белүең өчен мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Алга таба да безнең шатлык-куанычларга куанып, безне сөендереп гомер ит. Балалар, оныклар янәшәсендә бәхетле картлык кичерергә язсын сиңа. 

Гомерең матур узсын, әнкәй-бәгъребез,
Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.
Йөзең һаман аяз, көләч булсын,
Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Сине яратып, кызларың Гөлнур, Хәмдия, кияүләрең Әнәс, Хәсән, оныкларың Айрат, Альберт, Айдар, Алмаз, киленнәрең Айгөл, Рузилә, Диләрә, Эльмира һәм 9 оныкчыгың. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев