Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөстәбширә Гыйльманованы 85 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

16 августа 2019, 14:10

658

0

0

Мөстәбширә Гыйльманованы 85 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

Сәмәкәй авылында туып-үскән, бүгенге көндә Сосновый Бор поселогында гомер итүче кадерле әниебез Мөстәбширә Гайнан кызы Гыйльманова 85 яшьлек матур юбилеен билгеләп үтә. 
Кадерле әниебез, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып кал. Алдагы көнеңдә дә шулай барыбызга да кирәк һәм терәк булып яшә. 
Гомер юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган, син аларны уфтанмыйча күтәрә белгәнсең. Яшәү рәвешең без балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Хәер-фатыйхаңнан аермый, безне кайгыртып, киңәш-табышыңнан ташламый, сокландырырлык итеп гомер итәсең. Тормышыбыз маягы, безгә яшәеш чыганагы булып, исәнлек-саулыкта, җан тынычлыгы белән озак яшәсәң иде. 

Сине яратып, барлык балалар исеменнән кызың Ландыш.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X