Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәсхут Дәүләтшинны 60 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

    --, 2 октябрь 2019 - 09:35
    153
    0
    1

    Яңа поселогында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Дәүләтшин Мәсхут Сабирҗан улын гомер бәйрәме – 60 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. 
    Кадерлебез! Шушы кечкенә генә котлавыбыз аша сиңа күңел җылыбызны, иң матур теләкләребезне җиткерәсе килә. Син безнең юлыбызга нур сибүче кояшыбыз. Гаиләм, тормыш иптәшем, балаларым дип өзелеп торасың, безнең өчен вакытыңны да, көчеңне дә кызганмыйсың, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да син безнең. Кешелекле булуың, ярдәмчеллегең өчен туганнар, авылдашлар да хөрмәт итә үзеңне. 
    Әниебез белән кулга-кул тотынып, без өч балагызны кадерләп үстердегез, олы тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Барысы өчен дә олы рәхмәтебезне әйтәбез сезгә. 
    Киләчәктә дә газиз әниебез белән тигезлектә, сәламәтлектә, безгә алтын киңәшләреңне биреп, нигезебез хуҗасы булып яшәсәң иде. Гомер көзләрең мул, сыйлы, бәрәкәтле, шифалы булсын. Изге күңелең картаймасын, бәхет-шатлык, куанычлар килеп торсын, безне сөендереп, озын-озак гомер кичерергә насыйп итсен. 

    Рәхмәт сиңа шәфкать тулы йөрәгеңә,
    Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
    Рәхмәт сөю белән баккан күзләреңә,
    Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәйханә, кызларың Айгөл, Лилия, улың Марсель, кияүләрең, оныкларың. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: