Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәрзия Галимуллинаны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

15 января 2021, 11:15

540

0

0

Мәрзия Галимуллинаны 80 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

Иске Дөреш авылында гомер итүче Мәрзия Солтанбәк кызы Галимуллинаның бүген олы юбилее – 80 яшь тулган көне. Аны олы бәйрәме белән чын йөрәктән тәбрик итәбез.

Кадерлебез! Гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Син киңәшчебез дә, таянычыбыз да, терәгебез дә. Йөзең ачык, күңелең киң. Безнең өчен кайгырып, безгә ярдәм итеп яшәвең өчен сиңа олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, әтиебез белән тигез гомер итегез. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез, балаларның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз, киләчәгең матур, кояш кебек якты булсын.

Гомер юлың әле озын булсын,
Тыныч булсын туар көннәрең. 
Авыр чакта безгә терәк син,
Озак яшә, безгә кирәк син. 

Сине яратып, улың Ришат, киленең Фәйрүзә, оныкларың Резедә, Рушат, Рузил, Эльвира, оныкчыкларың Гүзәл, Ләйсән. Теләкләргә әтиебез, улың Гөлүс гаиләсе дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев