Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәрьям Фәссәхованы 80 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

12 февраля 2021, 08:40

444

0

0

Мәрьям Фәссәхованы 80 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

Югары Байлар авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер кичерүче газиз әнкәебез Мәрьям Идиатулла кызы Фәссәхованы 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. 

Кадерлебез, җир йөзендә синнән дә якын, синнән дә рәхимле, олы җанлы кеше юктыр! Мең-мең рәхмәт сиңа безгә яшәү бүләк иткән өчен, шатлык-борчуларыңны йөрәгең аша үткә-реп үстергәнең өчен. Һәрберебез өчен борчылып торучы синдәй әнкәй булу белән без бәхетле. Безне үстергәндәге йокысыз төннәрең өчен картлык көнеңдә сиңа кадер-хөрмәт күрсәтә алсак иде. 
Әнкәй, бүген туган йортыбызның яме булып яшисең, догаларың белән безне саклыйсың. Мәдәни тормышта да актив син, мөнәҗәтләр көйләп кешеләрне сөендерәсең. Киләчәктә дә яшәү теләгең сүрелмәсен, балалар, оныклар арасында, сәламәт булып, бәхетле картлык кичерергә язсын.

Иң изге теләкләр белән балаларың Раушания-Фәндүс, Айрат-Сәрия, Рамил-Эльвира, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев