Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Моталлыйп Ханнановны 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

19 июля 2019, 11:40

838

0

0

Хуҗи авылында гомер итүче газиз әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем Моталлыйп Бари улы Ханнановны күркәм юбилее – 70 яшь тулган көне белән чын йөрәгебездән тәбрик итәбез.
Кадерлебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Сиңа булган рәхмәтләребез, күңелдәге теләкләребез иксез-чиксез. Гомерең намуслы хезмәттә үтте, хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы булдың. Бүгенге көндә дә без балаларыңа олы терәк, киңәшчебез булып гомер итәсең, оныкларыңны сөеп туймыйсың. Безгә һәрвакыт ярдәм итеп яшисең. Яшем җитмештә дип, өйдә дә кул кушырып утырмыйсың, умартасына кадәр тотасың. Синең кебек сабыр холыклы, киң күңелле, ярдәмчел әтиләр бик сирәктер. Син булганда тормышыбыз бөтен, өебез ямьле безнең.
Киләчәктә дә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлы көннәр телибез. Гомер юлың сикәлтәсез булсын. Кылган игелекле гамәлләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Әни белән бергәләп, уртак куанычларга уралып, бер-берегезне саклап-яклап, озын тигез гомер итәргә язсын иде. Әти-әни нигезе булу – зур шатлык ул. Юбилеең котлы, мөбарәк булсын, әтиебез!

Без бәхетле, әти, син булганга,
Балалар дип өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа
Бүген – 70 яшең тулганда.

Сине чиксез яратып, хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Гөлүзә, балаларың һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X