Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөнәвир һәм Фәния Мөсәбировларның алтын туйлары белән балалары котлый!

02 ноября 2018, 11:15

682

0

0

Калмаш авылында гомер итүче газиз кешеләребез – әтиебез Мөнәвир Мөсәвир улы белән әниебез Фәния Фәйзелхак кызы Мөсәбировларның гаилә корып яши башлауларына бүген, 2 ноябрьдә, 50 ел ел тулды.
Кадерлеләребез! Борчу-шатлыкларны уртак итеп, яратып, сокланырлык матур пар булып яшисез. Без сезне шушы матур бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Сез булганда безгә алтын-көмешләре дә, дөнья малы да кирәк түгел. Сез безнең өчен иң кадерле, иң зур байлыгыбыз. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, безне сөендереп, тигез гомер итегез. Алдагы көннәрегездә балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп, яраткан әби-бабай булып, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Без сезне бик яратабыз. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Ходай сезне иң зур байлык – сәламәтлектән, иң олы шатлык – балалардан, оныклардан аермасын. Мәңге картаймагыз, күңелегез күтәренке, җаныгыз тыныч булсын.

50 ел гомер үтеп киткән
Сез кавышып тормыш корганга. 
Нәрсә җитә гомер кичергәндә
Бер-береңне аңлап торганга. 
Безгә биргән тәрбиягез өчен, 
Хезмәтегез өчен зур рәхмәт.
Озак еллар тигез яшәгез сез,
Сез булганда безгә бик рәхәт.

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Гөлназ-Илгизәр, Нияз-Венера, оныкларыгыз Айдар, Дамир, Наил.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев