Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөнҗия Бәйрәмованы 80 яшьлек юбилее балалары котлый!

12 июля 2019, 08:10

700

0

0

Күзкәй авылында туып-үскән, хәзер дә шунда гомер итүче газиз кешебез Мөнҗия Зыя кызы Бәйрәмова 9 июль көнне үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Кадерлебезне матур бәйрәме белән ихластан котлыйбыз.
Әниебез, әбиебез! Син табигатьнең иң матур чагында – ямьле җәй көнендә, бар табигать яшеллеккә күмелеп, тирә-якка аллы-гөлле чәчәкләр хуш исләрен тараткан мәлдә дөньяга килгәнсең. Тормыш юлың мактаулы хезмәт еллары белән үрелгән. Гомерең буе авыл хуҗалыгының иң авыр тармагында – терлекчелектә эшләдең. Хезмәтеңне төгәл итеп башкардың, көчеңне, вакытыңны кызганмадың. Син тормышта күпне күргәнсең, әмма сынмагансың, сыгылмагансың. 
Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, бәрәкәттә, муллыкта, җан тынычлыгы белән гомер кичерергә язсын. Туар таңнарың өметле, көннәрең куанычлы, тәнең сәламәт булсын. Сиңа ныклы сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның бәхетен күреп, тирән хөрмәтен тоеп, безнең арада шатланып яшәвеңне телибез. 

Оныт әле сагышларны,
Елмай әле күбрәк,
Бирелмә төшенкелеккә –
Бездән сиңа шул теләк.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син безгә бик нык кирәк.

Сине яратып һәм тирән хөрмәт белән улларың Фазыл-Гөлсинә, Вазыйх-Гөлүсә, оныкларың Ландыш-Илнур, Марсель, Фирдәүс, оныкчыкларың Ләйсән, Гөлназ, Данияр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X