Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәүлидә Кашапованы 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

05 ноября 2020, 11:40

564

0

0

Иске Байлар авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Мәүлидә Фәссәхетдин кызы Кашапованың гомер бәйрәме – 65 яше тула.

Әниебез, бердәнберебез! Җир йөзендә әниләрдән дә газиз, якын кеше юк. Без балаларың синең барлыгыңа куанабыз, әни дип дәшә алуыбыз белән бәхетле булып яшибез. Сабыр холыклы син, эшкә булган, изге күңелле. Әтиебез Фәнүр белән безне – дүрт балагызны җил-яңгыр тидерми үстердегез, яман күзләрдән, ялгыш адымнардан сакладыгыз. Киңәшләрегез тормыш юлыбызда маяк булды. Кайчан кайтсак та йортыбыз нур чәчеп тора, безне җылы караш, тулы табын белән каршы аласыз. 
Әни! Туган көнең котлы булсын. Әти белән тигез канатыгыз каерылмасын, бер-берегезгә терәк булып, безне сөендереп әле тагын бик күп еллар сәламәтлек белән яшәргә язсын. 

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт урап узсын сине –
Шул теләкләр бездән үзеңә.

Иң изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән кызың Назилә, оныкларың Данияр, Ләйлә. Безнең теләкләргә әти дә кушыла. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев