Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәхтүмә Вәлиеваны 75 яшьлек юбилее белән Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

25 марта 2020, 10:00

551

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа Бүләк мәктәбе хезмәт коллективы ветеран укытучы Мәхтүмә Әмирзаһит кызы Вәлиеваны күптән түгел билгеләп үткән 75 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 
Хөрмәтле Мәхтүмә Әмирзаһитовна! Сезгә теләкләрнең иң изгесен, иң сафын юллыйбыз. Сез һәрвакыт якты йөзле, юмарт, ачык күңелле. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган укытучы хезмәтен бөтен күңелегезне, йөрәк җылыгызны биреп башкардыгыз. Мәктәбебездә озак еллар башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты укыттыгыз, туган телгә мәхәббәт тәрбияләдегез, сабыйлар күңеленең һәрберсенә үтеп керә, алар дөньясы белән яши белдегез. Коллективта да, ата-аналар, авылдашлар алдында да абруегыз зурдан. 
Гомер бәйрәмегез белән котлап, бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Тормыш иптәшегезнең, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. 

Котлап Сезне бәйрәмегез белән
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен Сезне һәрвакыт 
Сагыш уты, борчу-көенеч. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев