Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөхәммәтнур Шамиловны 65 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

28 мая 2021, 10:30

2119

0

0

Боерган авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабаебыз Мөхәммәтнур Мөхәммәтдин улы Шамиловны күркәм юбилее – 65 яшь тулган көне белән ихлас йөрәктән котлыйбыз. 

Әтиебез! Тормыш юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Гомер буе хуҗалыкта машина йөртүче, комбайнчы булып эшләдең, хезмәттәшләрең арасында һәм авылыбызда олы хөрмәт казандың. Без балаларыгызны аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстергәнең, гаделлеккә өйрәткәнең, әтиләрчә кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең. Бүген балаларыбызга да ягымлы дәү әти, бабай.
Киләчәктә дә өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балалар, оныклар игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәсәгез иде. Әти! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә. 

Әтиле йорт – ныклы нигез,
Әти булу – зур терәк.
Әтиебез, сәламәт бул,
Син барыбызга кирәк. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Рәсимә, кызларың, кияүләрең, оныкларың. Теләкләребезгә барлык туганнар кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X