Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәүҗитова Резеда Гайсә кызы 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

20 мая 2022, 09:11

1631

0

2

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Яңа поселогы урта мәктәбе хезмәт коллективы татар теле  укытучысы  Резеда Гайсә кызы Мәүҗитованы 60 яшьлек юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Резеда Мүҗитовна! Сез гомерегезне балалар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышладыгыз. Сез – тынгы белми торган, алга омтылып яшәүче, оста оештыру сәләтенә ия, киң эрудицияле, зирәк акыллы шәхес. Эшегезне бар күңелегезне биреп башкарасыз. Шуның белән хезмәттәшләрегезнең һәм укучыларыгызның ихтирамын яуладыгыз. Мәктәбебез өчен куйган хезмәтегезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 
Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс шатлык-куанычлар һәм рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән,  бәрәкәтле, имин тормышта бәхетле гомер итегез.
Гел шатланып яшәгез, хәсрәт күрмәгез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәрәкәтле, матур тормыш Сезгә,
Якты булсын туар көннәрегез.

 

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X