Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөҗип Шәйдуллинны туган көне белән гаиләсе котлый!

02 ноября 2018, 10:00

606

0

0

Күктәк Мирсәет авылында яшәүче әтиебез, тормыш иптәшем Мөҗип Галимулла улы Шәйдуллинга 81 яшь тула. Аны туган көне белән котлап, иң изге, иң матур теләкләребезне җиткерәбез.
Кадерле әтиебез! Сиңа булган рәхмәтләребез, күңелдәге матур теләкләребез әйтеп бетергесез. Безне үстердең, кеше иттең, бу тормышта үз урыныбызны табар өчен бар көчеңне куйдың. Киң күңелле, олы җанлы, дөньядагы иң газиз кешебез син! Бүгенге көндә син туган йортыбызның учагын сүндерми яшисең. Кайчан кайтып керсәк тә, якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың һәммәбезне. Гаиләңә, туганнарыңа, дус-ишләреңә игелек кылып, барыбызны да кайгыртып, җан атып яшисең.
Газизебез, шушы олы бәйрәмең уңаеннан сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, иминлектә, шатлык белән яшәргә язсын. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән, якыннарыңа кирәк һәм терәк булып яшәвеңне телибез. Әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын тоеп, балаларыгызның игелеген күреп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта гомер итәргә насыйп булсын. 

Парлап канат кагу җиңелрәк, 
Тормыш сине ялгыз итмәсен.
Гомер чишмәләре челтерәп аксын, 
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Сине яратып, тормыш иптәшең, барлык балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев