Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Минзилә Сәләхованы 60 яшьлек юбилее белән туганнары котлый!

22 января 2021, 10:20

530

0

0

Яңа Бүләк авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Минзилә Халит кызы Сәләхованы 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Бердәнберебез безнең – өебез нуры, күңелләребез яктылыгы, тормышыбыз яме син! Күпләр сокланырлык үрнәк хезмәт һәм тормыш юлы үтәсең. Гомер буе халык сәламәтлеген сакладың. Беркайчан зарлануны, уфтануны белмәдең. Тормыш сынауларын лаеклы үтеп, без балаларыңны гадел, тәрбияле итеп үстердең, кеше иттең. Барысы өчен дә олы рәхмәтебезне әйтеп, синең алда башыбызны иябез, әни! 
Без сине бик нык яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланып яшибез. Сиңа җан тынычлыгы, тән сихәте, балалар игелеге телибез. Күңелләргә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып, озын-озак яшә әле. 

Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез. 
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле, якын кешебез. 

Иң изге теләкләр белән кызларың Лилия, Ләйсән, улың Илнар, кияүләрең Айдар, Радис, киленең Роза, 6 оныгың. Бу теләкләргә иптәшең Хәмзә, кода-кодагыйларың да кушыла. 
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X