Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миннероза Нәҗметдинованы 80 яшьлек юбилее белән балалары котлый!

08 ноября 2019, 12:05

600

0

0

Боерган авылында гомер итүче иң кадерле, газиз кешебез – әнкәебез Миннероза Шәйхләхмәт кызы Нәҗметдинова 6 ноябрьдә 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Без аны әлеге матур бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Кадерлебез! Бүген барыбыз өчен дә илаһи зур бәйрәм. Дөньяга килгән мизгелдән алып, инде үзебез буйга җитеп, гаилә корып, балалар үстерсәк тә, безнең өчен балам диеп торучы тугры җанлы, газиз кешең булудан да зур бәхет юктыр, Әнкәй! Син безне – дүрт балаңны сыңар канатың белән җил-яңгыр тидерми үстердең, кеше иттең, олы тормыш юлына чыгардың. Газизебез! Син безнең гомер юлыбызда ныклы терәк. Гаиләләребезне игътибарың белән урап, күңел җылыңны биреп, тормышыбызны мул һәм тулы итәргә тырышып яшәдең, яшисең. 
Кече яшьтән үк колхозда эшли башлап, гомер буе авыр эштә хезмәт куйдың. Тормыш юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган. Син аларны уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә күтәрә белгәнсең. Яшәү рәвешең без балаларыңа матур өлге. Син, әнкәй, безне туган җанлы итеп тәрбияләдең, туганнар белән һәрчак тату яшәргә өйрәттең.
Бакчаңда аллы-гөлле чәчәкләр, тәрәз төпләрең тулы гөл. Табының һәрчак мул. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың өчен, сабыр канатың белән безне ышыклап яшәвең өчен зур рәхмәт сиңа, Әнкәй!
Хәер-фатихаңнан аермый, безне кайгыртып, киңәш-табышыңнан ташламый, сокланырлык итеп гомер итәсең. Тормышыбызның маягы, безгә яшәеш чыганагы син. 
Кадерлебез! Бәйрәмең котлы-мөбарәк, табының һәрчак түгәрәк булсын! Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Сагынып, ашкынып туган нигезгә кайту безнең өчен зур куаныч, Әнкәебез!
Якты өебезнең утлары сүнмәсен, Аллаһ Тәгалә биргән гомерне без балаларыңның йөрәк җылысын тоеп, саулык-сәламәтлек белән, озак еллар яшәргә язсын, кадерлебез.

Син бит, Әнкәй, изге фәрештәдәй,
Борчулардан безне саклыйсың.
Бүлешәсең һәрчак безнең белән
Күңел түреңдәге аклыгың.
Без бәхетле, Әнкәй, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез
80 яшең тулганда.

Сине яратып, улларың Азат, Айрат, кияү-киленнәрең, оныкларың, алты оныкчыгың исеменнән кызларың Гөлүсә, Гүзәлия. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев