Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миңнехаҗәр Шияпованы 90 яшьлек юбилее белән улы Фәим котлый!

11 сентября 2020, 10:05

469

0

0

Иске Байлар авылында яшәүче сөекле әниебез, әбиебез Миңнехаҗәр Гәрәй кызы Шияпованы олы бәйрәме – 90 яшь тулган көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 

Туган йортыбызга кайтып керү белән җаннарга ниндидер бер рәхәтлек йөгерә. Чөнки анда безне һәрвакыт чәен-ашын хәстәрләп, ачык йөз, тәмле тел белән каршы алучы газиз кешебез – син бар. Искиткеч уңган-булган, тугыз дистәне ваклавыңа карамастан, җитезлегеңә сокланырлык, сабырлыгың белән таң калдырырлык хатын-кыз, балаларыңа мәрхәмәтле әни, сөекле әби син. Гомерең буе колхозда авыр эшләр башкардың, хезмәт сөючән, тырыш, көчле рухлы булдың, заман җилләренә бирешмәдең. Әтиебез белән биш балагызны олы тормышка чыгардыгыз, башлы-күзле иттегез. Бүген оныкларың өчен сөенеп гомер кичерәсең. Алар да сынатмый – оныкларың арасында спорт буенча дөнья чемпионнары үсте. Горурланмаслыкмыни!?
Әниебез, газизебез! Без барыбыз да сине бик нык яратабыз, ихтирам итәбез, синең белән горурланып яшибез. Киләчәктә дә елларга баш бирмичә, безне җылытучы иң якты, иң сөйкемле кояшыбыз, киңәшчебез булып озак яшәсәң иде. Туар таңнарың матур, көннәрең куанычлы, тәнең сәламәт, күңелең тыныч булсын. Бәхеткә төрелгән гомер, рух ныклыгы, балалар шатлыгы, имин тормыш телибез. Безгә күрсәткән яхшылыкларың, күңел җылың, ярдәмең һәм кайгыртучанлыгың өчен мең рәхмәт сиңа. Күңелләребезгә ямь өстәп, үзеңнең барлыгың белән куандырып яшә дә яшә әле.

Озын тормыш юлы үттең, әни,
Киртәләр дә булды юлыңда.
Сыгылмадың, әни, горур булдың,
Җиңеп чыктың бит син барын да.
Кояш кебек якты нур өләшеп,
Син бит безне назлап яшисең.
Олы җанлы, киң күңелле үзең,
Фәрештәгә тиңләр кеше син.

Сине яратып, ихтирам итеп, улың Фәим, киленең Рәмзилә һәм балалар. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев