Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миңнегасим Сөнгатуллинны70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

03 июля 2020, 11:20

477

0

0

Миңнегасим Сөнгатуллинны70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

Боерган авылында гомер итүче кадерле әтиебез, бабабыз Миңнегасим Минзаһит улы Сөнгатуллинны күркәм бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Газизебез! Матур тормыш юлы узып, бүген син шатлыклы да, сагышлы да гомер тукталышына җиттең. Тормыш һәм хезмәт юлың сокланырлык. Гомереңне ветеринария хезмәтенә багышладың. Коллективта зур абруй казандың, олы ихтирамга ирештең. Гаиләбездә син әниебезгә ышанычлы тормыш юлдашы, йорт хуҗасы, кадерле әти, яраткан бабай. Якыннарың өчен җан атып яшисең. 
Киләчәктә дә тормыш мәшәкатьләрен җиңә барып, сынмыйча-сыгылмыйча, һәр көнгә куанып яшәвеңне телибез. Сиңа исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына юлдаш булсын. Алдагы көннәреңне без якыннарыңның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын.  

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Иркә, балаларың Илназ-Венера, Гөлназ-Марсель, Нияз-Алиса, оныкларың Булат, Наил, Артур, Тимур. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев