Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әминә Зәйнәшеваны 60 яшьлек юбилее белән «Сәйлән» балалар бакчасы коллективы котлый!

13 января 2021, 11:30

433

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Яңа Бүләк авылының «Сәйлән» балалар бакчасы коллективы озак еллар бакчада пешекче булып эшләүче Әминә Габбас кызы Зәйнәшеваны 60 яшьлек юбилее белән котлый.

Хөрмәтле Әминә Габбасовна! Хезмәт үренә менгән бу бәхетле минутларыгызда Сезгә исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер, имин көннәр телибез.
Сез үз эшегезне бар күңелегезне биреп, яратып башкарасыз. Әзерләгән нигъмәтләрегез телне йотарлык. Һәркемгә карата ачык йөзле, тәмле телле Сез. Алга таба да коллективыбызның абруйлы хезмәткәре булып, яраткан эшегездә армый-талмый хезмәт куегыз. Бүгенгедәй ягымлы, тормыш сөючән, игътибарлы, ярдәмчел булып калыгыз. Гаиләгез дә гел шулай матур булсын, балаларыгыз белән аларның уңышларына куанып яшәргә, сау-сәламәт булырга язсын.

Ак карлардай ап-ак бәхет телибез,
Озын булсын гомер юлыгыз.
Шул гомерне ныклы саулык белән,
Борчу-мәшәкатьсез узыгыз. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев