Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әминә Таһированы 65 яшьлек юбилее белән Мусабай Завод мәктәбе коллективы котлый!

23 августа 2019, 12:20

711

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Мусабай Завод мәктәбе хезмәт коллективы ветеран хезмәткәребез Әминә Гакыйль кызы Таһированы 65 яшьлек юбилее белән котлый. 
Хөрмәтле Әминә Гакыйлевна! Сез мәктәбебездә озак еллар хезмәт кую дәверендә коллективыбызда олы хөрмәт яуладыгыз. Һәрчак ачык күңелле, тынгысыз йөрәкле, сабыр холыклы, бала җанлы булдыгыз. Гаиләгездә Сез уңган-булган хуҗабикә, ышанычлы тормыш юлдашы, кадерле әни һәм яраткан әби. Киләчәктә дә шулай якыннарыгызның кадерлесе булып калыгыз. 
Күпьеллык тырыш, намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт. Юбилеегыз белән котлап, Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүегезне теләп калабыз. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт аяз булсын, зәңгәр күкләр күңелегезне яктыртып торсын.

Котлап Сезне бәйрәмегез белән,
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен Сезне һәрвакыт
Сагыш уты, борчу-көенеч.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X