Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миләүшә Насретдин кызы Сафееваны Әниләр көне белән котлыйбыз!

25 ноября 2018, 11:25

815

0

0

Әниебез Миләүшә Насретдин кызы Сафеева күпьеллар Биклән авылында яшәде, хәзер Казан шәһәрендә гомер итә. Безнең өчен изге зат – әниебезне бәйрәм белән котлыйсы килә.
Син көчле рухлы, юмарт hәм ярдәмчел кеше. Яшьли тол калсаң да, безне – ике нарасыеңны җил-яңгыр тидермичә, кадерләп үстердең. Балачагыбыз матур, тормышыбыз түгәрәк булсын өчен барысын да эшләдең. Биклән авылынның мәктәбендә рус теле hәм әдәбияты укытучысы булып эшләдең, балаларга белем hәм тәрбия бирдең, тырышып хезмәт иттең. 
Әниебез, без сиңа барысы өчен дә рәхмәтлебез! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын иде! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, якыннарыңның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал!

Сиңа, әни, саулык телибез без
Чын күңелдән бәйрәм көнеңдә.
Һәрвакыт зур киңәшче булып,
Яшә, әни, яшә мәңгегә!

Сине яратып улларың Илнар, Ленар, киленең Ләйсән, оныкчыкларың Ләйлә, Аяз, Айзилә. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев