Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Миләүшә Фәррахованы туган көне белән авылдашы котлый!

05 мая 2021, 09:50

634

0

0

Сәмәкәй авылында яшәүче, авылыбызда фельдшер булып эшләүче Миләүшә Нурулла кызы Фәррахованы күркәм юбилее белән котлыйбыз.

Миләүшә ханым! Озак еллар авыл халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшләп, һәрберебезнең ихтирамын һәм хөрмәтен яуладың. Без өлкәннәргә син аеруча игътибарлы. Кайчан мөрәҗәгать итсәк тә, уфтанмыйсың, ярдәмгә ашыгасың. Бөтенебезне дә тигез күрәсең. Ягымлы да, мәрхәмәтле дә син. Барысы өчен дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез сиңа. 
Гаиләңә карап та сокланабыз. Иптәшең белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстердегез. Туганнарың, дусларың арасында да абруең зур. 
Миләүшә! Матур юбилееңны билгеләп үткән көннәрдә сиңа барлык изге теләкләрне җиткерәсе килә. Иң мөһиме – сау-сәламәт бул, гаиләң имин булсын, балаларыгызның куанычларын һәм игелекләрен күреп яшәгез! Эшләгән яхшылыкларың үзеңә меңе белән кайтсын!

Олы бәйрәмең белән тәбриклибез,
Матур бәйрәмең – туган көнеңдә.
Бәхет-шатлык, ныклы сәламәтлек
Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Ихтирам белән авылдашың Рәмзия Тәхәвиева.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X