Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәгъсүмҗан Исхаковны 80 яшьлек юбилее белән район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов!

30 апреля 2019, 10:00

860

0

0

Районның мөхтәрәм кешесе – «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Мәгъсүмҗан Баһаветдин улы Исхаковны гомеренең олы бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйм!
Хөрмәтле Мәгъсүмҗан Баһаветдинович! Сезнең район үсеше өчен керткән өлешегез әйтеп бетергесез. Хезмәт юлыгызны «Татарстан» совхозында гади эшчедән башлап, шушы ук совхозны, алданрак «Новотроицкий» совхозын җитәкләгән кеше Сез. Соңрак Кнәздә авыл җирлеге башлыгы булып эшләдегез. Хезмәт дәверегездә үзегезне чын халыкчан, әйдәп баручы һәм зирәк җитәкче итеп күрсәттегез. Җиргә кендеге белән береккән, ил табынын баетучы саваплы хезмәт кешесе буларак, районда Сезнең абруегыз зурдан. Намуслы эшегез республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме белән билгеләнде, күпләгән мактау грамоталарына, медальләргә лаек булдыгыз. 
Туган көнегез белән тәбрикләп, Сезгә бары тик изге теләкләремне генә юллыйм. Ару-талуны белмәгез, йөрәгегез ашкынулы, өметле булсын. Гомер буе куйган хезмәтегезнең әҗерен күрегез, якыннарыгызның бәхетенә куанып, сау-сәламәт булып, иминлектә һәм тынычлыкта яшәгез.

Хөрмәт белән район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев