Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәгъсүмҗан Исхаковны 80 яшьлек юбилее белән район «Агросәнәгать комплексы» хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы котлый!

30 апреля 2019, 10:15

724

0

0

«Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Мәгъсүмҗан Баһаветдин улы Исхаковны 80 яшьлек олуг юбилее белән котлыйм, йөрәк түреннән чыккан иң матур теләкләремне юллыйм.
Хөрмәтле Мәгъсүмҗан Баһаветдинович! Сез басу-кырларда тирән эз салган җир улы, авыл хуҗасы. Алтынга манылган игеннәр шавына, сабан тургайларына, сандугачлар тавышына куанып гомер кичергән, бүген дә җаныгызның һәр күзәнәге белән район өчен янып яшәүче кеше. Хезмәт юлыгыз сокланырлык матур эшләр, күркәм гамәлләр, яуланган үрләр, тынгысыз эзләнүләр, куанычлы табышлар белән бизәлгән. Хезмәтегез, сайлаган һөнәрегез авыл хуҗалыгына, туган ягыгызга тугры хезмәт итүгә багышланды. Гомер агышыгыз, киң колачлы эшчәнлегегез илгә-көнгә, алдыгызга куелган бурычка тугрылык үрнәге булып тора. Сез җитәкләгән хуҗалыклар һәрвакыт тотрыклы эшчәнлекләрен югалтмады, үз юнәлешеннән тайпылмады. Бу Сезнең оста оештыручы, һәр үзгәрешкә сизгер, максатчан, тәвәккәл җитәкче булуыгыздан килде. 80 яшьтә дип тормыйсыз, һаман да авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнәсез.
Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер телим. Балаларыгызны һәм барча якыннарыгызны сөендереп, куанычларын-шатлыкларын уртаклашып, игелекләрен күреп, озын-озак яшәргә насыйп булсын. Алга таба да елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып калуыгызны телибез. Гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек Сезгә. 

Ихтирам белән район «Агросәнәгать комплексы» хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Файсал Гыйлаев.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев