Якты юл
  • Рус Тат
  • Мәгъфия белән Нәкыйп Вәлиевләрне алтын туйлары белән балалары котлый!

    --, 27 март 2020 - 11:00
    170
    0
    0

    Күзкәй авылында гомер итүче газизләрдән-газиз кешеләребез – әниебез Мәгъфия белән әтиебез Нәкыйп Вәлиевләрнең гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.
    Ярты гасыр кулга-кул тотынып, бер-берсен ярты сүздән аңлап, без балаларына үрнәк булып яшиләр. Икесенең дә гомерләре «Ярыш» хуҗалыгында хезмәттә үтте. Әтиебез механизатор булып эшләде. Тырыш, намуслы хезмәте өчен «Почет билгесе» ордены, халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале, күпсанлы башка медальләр белән бүләкләнде. Әниебез гомерен терлекчелеккә багышлады. Мактау кәгазьләре шулай ук бихисап. Куллары эштән аерылмады. Безне дә эшләп, хәләл көчебез белән яшәргә өйрәттеләр. Бер-берсенә юл куя, аңлашып яши белделәр. Безне җил-яңгыр тидерми үстерделәр, олы тормыш юлына чыгардылар.
    Газизләребез! Алтын туегыз котлы, мөбарәк булсын. Сез һәр яктан да безгә яшәү өлгесе. Гаиләдә матур, тату яшәргә, оныкларга дөрес тәрбия бирергә өйрәтәсез. Җылы йортыбызда якты йөз белән сөенеп каршы аласыз, хәер-фатиха биреп озатып каласыз. Кунакчыл өебездә изге күңелле кешеләрнең сукмагы өзелми, балалар авазы тынып тормый. Бер-берегезгә ныклы терәк, безгә тату яшәү өлгесе, таянычыбыз булып гомер итегез. Без сезне бик яратабыз.

    Күзкәй авылының ак таңнары сезгә
    Бүләк иткән күңел аклыгын.
    Сез яшисез пар аккошлар кебек,
    Җуймый саклап вөҗдан аклыгын.

    Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Раушан-Гөлнара, Зимфира-Рафис, 4 оныгыгыз. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: