Мерәс авылының «Салават күпере» балалар бакчасы коллективы Фәридә Әхмәтфатыйх кызы Әшрәфуллинаны 60 яшьлек юбилее белән котлый!
Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Мерәс авылының «Салават күпере» балалар бакчасы коллективы бакчаның элеккеге җитәкчесе Фәридә Әхмәтфатыйх кызы Әшрәфуллинаны олы юбилее белән котлый.
Хөрмәтле Фәридә Әхмәтфатыйховна, күркәм бәйрәмегез уңаеннан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сез үз көчегез белән бакчабызга нигез салдыгыз, аны үстердегез, замана таләпләренә яраклаштырдыгыз, алга куйган максатыгызга кыю юл ярып бардыгыз. Бөтен көчегезне балалар тәрбияләүгә куйган зат буларак, эчкерсез, ихлас, тырыш булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз.
Сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын, сәламәтлекнең ныклысын телибез. Эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Гаилә иминлеге, балалар игелеге күреп яшәргә язсын.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрегез мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Нет комментариев