Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мәдәния Шәрәфетдинованы 80 яшьлек юбилее белән Калмаш урта мәктәбе коллективы котлый!

14 апреля 2021, 08:40

502

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Калмаш урта мәктәбе коллективы лаеклы ялдагы укытучы, мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән Мәдәния Габделхак кызы Шәрәфетдинованы 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. 

Хөрмәтле Мәдәния Габделхаковна! Сез күп еллар Калмаш урта мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирдегез, хезмәтегездән тәм һәм ямь табып эшләдегез. Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүткәндә үтелгән еллар һәм юллар заяга узмаганлыгы күренә. Күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп, матур итеп яшисез. Киң күңелле, сабыр, балаларыгыз, барлык туганнарыгыз өчен өзелеп торучы Сез. Авылдашларыгыз арасында да ихтирамыгыз зур. Лаеклы ялга чыккач та Сез балалардан аерылмадыгыз, үгет-нәсихәт биреп тордыгыз.
Мәдәния апа! Гомер бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәрәкәтле имин тормыш, рух ныклыгы, уңышлар, җан тынычлыгы телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, уңышларына куанып, бәхетле озын гомер кичерергә язсын. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез тулы һәм түгәрәк булсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев