Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Марселия Вәлиуллинаны 85 яшьлек юбилее белән Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәт коллективы котлый!

10 февраля 2021, 11:20

421

0

0

Район мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты, Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәт коллективы ветеран укытучы Марселия Госман кызы Вәлиуллинаны 85 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрикли. 

Хөрмәтле Марселия Госмановна! Сез бөтен гомерегезне балалар белән эшләүгә багышлаган кеше. Балаларны ихлас яратып, үз эшегезне күңел биреп, ихластан башкарган чын укытучы. Гаилә тормышыгыз да соклангыч. Тормыш иптәшегез белән тәрбияле балалар үстергәнсез, бүген оныкларыгыз белән горурланып, алар өчен сөенеп яшисез. Бу матур тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, сабырлык, уңганлык ята. 
Юбилеегыз уңаеннан Сезгә ныклы сәламәтлек телибез. Тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның һәм якыннарыгызның җылысын, күңел назын тоеп, гомер елларын санамыйча, тормышның һәр көненнән, һәр мизгеленнән тәм табып яшәгез.

Сагыш белмәгез, борчу-хисләр Сездән
Ерак йөрсен, якын килмәсен.
Тормышыгызны гел шатлыклар, 
Ак бәхетләр генә бизәсен. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев