Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Марсель Сабировны 80 яшьлек юбилее белән ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов котлый!

23 августа 2019, 12:10

606

0

0

Иске Гәрдәле авылында яшәүче хөрмәтле кешебез Марсель Җиһангир улы Сабировны 80 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм.
Хөрмәтле Марсель Җиһангирович! Сез күп еллар буе «Гигант» хуҗалыгында эшләп, районыбыз үсеше өчен саллы өлешегезне керткән кеше. Намуслы эшегез югары бәяләнде – күпләгән мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына, медальләргә ия булдыгыз. Лаеклы хезмәтегез өчен Сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 
Маңгай тире белән табылган һәр тиенегезнең кадерен белеп, тормыш иптәшегез белән тәрбияле балалар үстердегез. Бер-берегезгә терәк-таяныч, ышанычлы юлдаш булып яшисез. Тормыш булгач, ерып чыга алмас киртәләре, авыр сынаулары да булгандыр. Әмма сез сынмыйсыз, сыгылмыйсыз. 
Киләчәктә дә һәр туар көнгә куанып яшәгез, исәнлек-саулык, рух күтәренкелеге юлдаш булсын Сезгә. Зур тырышлыклар белән табылган мал-мөлкәтегезнең бәрәкәтен, хезмәтегезнең әҗерен, күңел җылыгызны биреп үстергән балаларыгызның тәүфыйгын күрергә насыйп итсен. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

Котлап Сезне бәйрәмегез белән,
Без телибез шатлык-сөенеч.
Урап үтсен Сезне һәрвакытта
Сагыш уты, борчу-көенеч.

Ихтирам белән район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев