Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Марат Кашаповны 50 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

15 мая 2019, 10:05

574

0

0

Яңа Байлар авылында яшәүче Марат Рафаэль улы Кашаповның матур бәйрәме – 50 яшьлек юбилее. Киң күңелле, олы җанлы, дөньядагы иң газиз кешебез! Гомер бәйрәмең белән котлап, сиңа иң матур теләкләребезне җиткерәбез. 
Кадерлебез, бүген син туган йортыбызның учагын сүндерми яшисең. Кайчан кайтып керсәк тә, якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың. Гаиләңә, туганнарыңа, дус-ишләреңә игелек кылып, барысын кайгыртып, җан атып яшисең, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышасың. Акыллы киңәшләрең белән без балаларыңа тормышта дөрес юлдан атларга ярдәм итәсең.
Газизебез! Киләчәктә дә безнең таяныч, әниебез белән бер-беребезгә терәк булып, саулыкта-сәламәтлектә, бәхетле көннәрдә, иминлектә, шатлыкта яшәргә язсын. Һәрвакыт елларга баш бирмәс, тормыш сөючән булып кал. 

Рәхмәт сиңа барсы, барсы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын 100гә кадәр яшәп,
Оныкларның бәхетен күрергә.
Матур итеп яшисең син җирдә,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә,
Амин диеп торсын фәрештә. 

Сине яратып, тормыш иптәшең Эльмира, улларың Ринат, Булат. Бу теләкләргә әниебез Тәнзилә дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев