Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Малтабар авылыннан Нажия Нуриәхмәт кызы Хисаметдинованы юбилее белән котлыйбыз!

01 июня 2018, 10:15

706

0

0

Малтабар авылыннан Нажия Нуриәхмәт кызы Хисаметдинованы юбилее белән котлыйбыз!

Малтабар авылында гомер итүче әниебез, әбиебез Нажия Нуриәхмәт кызы Хисаметдинованың 1 июньдә 80 яшьлек гомер бәйрәме. Кадерлебез! Сине шушы олы юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз, күңелебездән чыккан иң изге теләкләрне юллыйбыз.
Газизебезнең балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Аннары да гомере буе авыр эштә хезмәт куйган – «Искра» колхозында төрле эштә эшләгән. Намуслы, тырыш, эш сөючән булуы белән авылдашлары арасында хөрмәт казанган. Әтиебез Әхтәмҗан белән бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә балалары өчен җан атып, туган йортыбызның учагын сүндерми яши безнең кадерлебез.
Әниебез, сиңа күпме генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр кебек. Сине ихлас күңелдән күркәм бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Гаилә кадерен, дуслыкның, туганлыкның бернинди бизмәннәрдә дә үлчәнмәвен без бары тик синең зирәк киңәшләрең аша беләбез.
Һәрвакыт балаларыңның кайгыртуын тоеп, туган йортыбызның яме булып яшә, хәерле, тыныч, сәламәт картлык телибез сиңа. Озак яшә, мәңге картаюны белмә, газиз әниебез!

Һәрбер иртә сине куандырып,
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Иң изге теләкләр белән балаларың Гөлүсә – Пётр, Фәнис – Ләйсән, Фаиз – Гөлфирә, оныкларың, оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев