Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Малтабар авылыннан Нажия Нуриәхмәт кызы Хисаметдинованы 80 яшьлеге белән котлыйбыз!

01 июня 2018, 10:30

765

0

0

Малтабар авылыннан Нажия Нуриәхмәт кызы Хисаметдинованы 80 яшьлеге белән котлыйбыз!

Югары Байлар авылында туып, хәзерге вакытта Малтабар авылында гомер итүче апам Нажия Нуриәхмәт кызы Хисаметдинованы олы юбилее – 80 яшь тулган көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. 
Кадерлебез, бердәнберебез! Җир йөзенең бөтен гүзәллеген үзенә җыйган, олы йөрәкле газиз кешебез син безнең! Сабырлыгыңа, тыйнаклыгыңа сокланабыз. Без туганнарың өчен һәрвакыт үрнәк булдың, якыннарың өчен гомер буе җан атып яшисең. Күңел матурлыгынны, йөз күркеңне еллар шавы да, борма-борма аккан гомер елгалары да юа алмаган, син һаман да сөйкемле һәм шат күңелле. Синең безгә кылган игелекләреңне бернинди бизмәннәр дә үлчи алмас. Күпне күргән, күпне кичергән мәрхәмәтле күңелеңнән бүген дә изгелек, миһербанлылык, нур бөркелеп тора. Киләчәктә дә, якты кояшыбыз, сүнмәс өметебез булып, янәшәбездә яшәсәң иде әле, газиз кешебез.
Бергәләшеп, бәла-каза күрмичә, сау-сәламәт булып, яңадан-яңа шатлык-куанычлар, җан тынычлыгы белән, туганнарың янында балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, җылыларын тоеп, тазалыкта-байлыкта, озын-
озак итеп, бәхетле гомер кичерергә язсын.

Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне, 
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын,
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне, 
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын! 

Иң изге теләкләр белән сеңлең Дөрия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев