Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Маһира Харисованы 70 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

06 декабря 2019, 11:35

658

0

0

Иске Байлар авылында туып-үскән, бүгенге көндә Күзкәй авылында гомер итүче әниебез Маһира Хөсәен кызы Харисованы 70 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. 
Дөньядагы бар назны үз күңелеңә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерледән-кадерле әниебез! Безне үстердең, кеше иттең, олы тормыш юлына бастырдың. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, газизебез. Син бүген дә безнең таянычыбыз, яшәү көчебез. Тормыш юлың сынаулы-сикәлтәле булуга карамастан, сынмадың, сыгылмадың, сабырлык белән яшәргә өйрәндең. Без кайткан саен өстәлеңдә җылы ашың, кайнар бәлешләрең, өчпочмакларың әзер була, төн йокыңны йокламыйча безне сыйлап җибәрергә тырышасың.
Киләчәктә дә безне сөендереп, сәламәт булып яшәсәң иде, әни! Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, аякларың гел йөгерек булсын. Без балаларыңның игелегенә куанып, иминлектә гомер кичерсәң иде, кадерлебез! 

Рәхмәт сиңа, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә. 

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың һәм оныкларың исеменнән кызың Зәрия. 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев