Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Люзия Асадуллинаны 80 яшьлек юбилее белән гаиләсе котлый!

01 октября 2020, 10:00

601

0

0

Югары Суыксу авылында туып-үскән, бүген дә шунда гомер кичерүче кадерле әниебез Люзия Нурулла кызы Асадуллинаның 1 октябрьдә 80 яшьлек юбилее. 

Әлеге матур бәйрәмең уңаеннан, кадерле әниебез, сиңа иң назлы сүзләребезне, йөрәк хисебезне бүләк итәбез. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, өзелеп яратуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, кадерлебез. Йортыбызны балкытып, күңелләргә сүрелмәс нур сибеп яшәвең – безнең өчен иң олы бәхет. Гомерең буе гаиләм, балаларым дип яшәдең, колхозда авыр эшләрдә хезмәт куйдың, ферма мөдире булып эшләдең – зарланмадың, сыктанмадың, сабыр булдың. 
Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып, озын-озак гомер кичер. 

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Сине яратып, кызларың Гүзәл-Нәсим, Гөлназ-Ринас, оныкларың Рамил-Ләйсән, Алия-Марат, Лилия-Илнар, Наил һәм биш оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев